ГлавнаяИсполнителиНеизвестен"Карашлар арасында"
название:

"Карашлар арасында"


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 834 просмотра
"Карашлар арасында"

Ялгызың йөрисең адашып
Карашлар арасында.
Табалмагач үз назыңны
Өзелеп карасаң да.

Кушымта:

Карашларың сере нидә,
Нинди сихри көче бар,
Нигә мәхәббәт тиз сүнә,
Нигә аңа дөнья тар?

Сөюгә тулган күңелгә
Җылы бер караш җитә,
Шул караш юлда җитәкләп
Гомер көзенә илтә.

Кушымта шул ук.

Салкын караш мәхәббәтне,
Кырау кебек тиз өтә.
Шул карашлар гомер буе
Йөрәгеңне әрнетә.

Кушымта:

Карашларың сере нидә,
Нигә мәхәббәт назлы,
Карашларда күп сайлана,
Сайлап ала бит азны.

Карыйк, дуслар, бер-беребезгә
Тик җылы караш белән.
Яшәсен җирдә мәхәббәт,
Яшәсен сөю гелән!

слова: Мидхат Абдульманов, 
музыка: Гузелия

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня ""Карашлар арасында"" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен