ГлавнаяИсполнителиНеизвестенЕрак юлга чыктым төнгә каршы
название:

Ерак юлга чыктым төнгә каршы


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 936 просмотров
Ерак юлга чыктым төнгә каршы,
Юлдаш миңа ялгыз тулган ай.
Яннарыңнан синең китеп барам,
Шуңа күңелем нечкә кыллардай.

Сиңа илтәр юлда бары кояш,
Сиңа илтәр юлда йолдызлар,
Сиңа илтәр юлда бары шатлык,
Синнән китәр юлда сагышлар.

Яннарыңнан синең китеп барам,
Алда көткән кебек чиксез төн.
Синсез көннәр гүя елларга тиң,
Нигә кыска икән синле төн?

Буйсынсак та язган язмышларга,
Өметләрсез җирдә яши кем?
Сүнәрлек тә, сүрелерлек түгел
Күрешербез дигән өметем.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Ерак юлга чыктым төнгә каршы" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен