название:
автор:
Көмеш нур
автор:
Георгий Ибушев
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1517 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Идел өстенә көмеш нур сузылган тулган айдан; көмеш дулкыннар кузгатып җил чыкты әллә кайдан. Көмеш нурларга дулкыннар кагыла җайлап кына, йөрәгем аша үтәли узганың сайлап кына. Күңелгә тулган көмеш чың бер көчәя, бер тына... Утырам Идел ярында гомер агышын тыңлап... Көмеш дулкыннар өстендә нур йөзә эзсез генә... Моңланып җырлап җибәрәм тын гына, сүзсез генә... Аңлыйм да кебек җырымны, аңламыймын да кебек... Идел суы — кара дулкын, ә яры — көмеш күбек...
А как ты думаешь, о чем песня "Көмеш нур" ?