название:
автор:
Агыйдел каты ага
автор:
Казан Егетләре
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 997 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Агыйделдә йөрсәң иде, Камыштан көймә үреп; Былбыл булып, гөлгә кунып, Сөйләшсәң иде күреп. Агыйдел буенда Җәяү йөрисем килә; Сөя микән, сөйми микән, Шуны беләсем килә. Аклы күлмәк җиңе тар, Җиң очында хаты бар; Хатын укып карагачтын — Сөям дигән сүзе бар. Агыйдел күпере, Чуенмы әллә чылтырый; Каш астында ике күзе Энҗе кебек елтырый. Агыйделдән көймә килә Кылдай нечкә эз белән; Җаным, нигә хәтрең калды Уйнап әйткән сүз белән?! Агыйдел буенда Җәяү йөрисем килә; Сөя микән, сөйми микән, Шуны беләсем килә. Агыйдел буенда... Агыйделдә йөрсәң иде, Камыштан көймә үреп; Былбыл булып, гөлгә кунып, Сөйләшсәң иде күреп. Агыйдел буенда Җәяү йөрисем килә; Сөя микән, сөйми микән, Шуны беләсем килә.
А как ты думаешь, о чем песня "Агыйдел каты ага" ?