ГлавнаяИсполнителиЗиннур НурмөхәммәтУфа ни өчен матур
название:

Уфа ни өчен матур


автор:

Зиннур Нурмөхәммәт


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1549 просмотров
Уфа каласы ни өчен матур?
Беләм, дускаем, беләм серләрен:
Мин синең белән йөрим урамда,
Миңа елмая синең күзләрең.

Карасаң миңа,
Елмайсаң миңа,
Син дә бик матур,
Уфа да матур,
Бик матур дөнья!

Таудан тауларга кояш күченә,
Сиңа да миңа балкый шикелле.
Салават батыр корыч атында
Сине дә мине саклый шикелле.

Карасаң миңа,
Елмайсаң миңа,
Син дә бик матур,
Уфа да матур,
Бик матур дөнья!

Нинди шәһәрләр җирдә күрмәдем,
Булмады минем кайда йөргәнем.
Уфа дисәләр, сине сагынам,
Уфа дисәләр, яна йөрәгем.

Карасаң миңа,
Елмайсаң миңа,
Син дә бик матур,
Уфа да матур,
Бик матур дөнья!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Уфа ни өчен матур" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен