ГлавнаяИсполнители♫ Нәфкать НигъмәтуллинЯлгыз итмә
название:

Ялгыз итмә


автор:

♫ Нәфкать Нигъмәтуллин


рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1551 просмотр
Рамил Гыймрани музыкасы
Асия Басырова сүзләре

Чорнап кына алды сары сагыш,
Яза бастым юлларымнан ялгыш,
Әйтерсең, мин хәзер ялгыз аккош,
Читкә илтмә әле син дә, язмыш.

Сагыш дәръяларын яра-яра,
Гомер үтә сиңа бара-бара,
Ерагая гына бара ара,
Нигә калдык икәү ике ярда?

Килде җиргә шаулап көткән язым,
Күңелемә бөркеп җылы назын.
Ялгыз гына үтте салкын кышым,
Кайтырсың бит язын, бәхет кошым?

Сагыш дәръяларын яра-яра,
Гомер үтә сиңа бара-бара,
Ерагая гына бара ара,
Нигә калдык икәү ике ярда?

Хыял кошым, күңел юанычым,
Тик син генә мине ташлап китмә,
Дәръядагы ялгыз җилкән кебек,
Ялгыз итмә мине, ялгыз итмә.

Сагыш дәръяларын яра-яра,
Гомер үтә сиңа бара-бара,
Ерагая гына бара ара,
Нигә калдык икәү ике ярда?

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Ялгыз итмә" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен