название:
автор:
Ялгыз калмагыз З.Аюпова кое Р. Хакимжанов суз.
автор:
Ильнур Мусин
рейтинг: ★★★★★ / 5.7 / 1666 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Ялгызларның җыры моңлы була, Ялгыз хәлен белми парлылар. Яраланган гөлләр иртә шиңә, Шуңа микән бераз зарлылар. Бу тормышта ялгыз калмагыз һич, Ялгыз яшәүләре авыр бит. Түземлеләр парын эзләп таба, Саклап кала парын сабыр бит. Ялгыз калган аккошныкы кебек Булмасыннар иде язмышлар. Күпме еллар җанны әрнетә ул Яшьлектәге хата-ялгышлар. Язлар гына ел да кабатлана, Кабатланмый гомер еллары. Кадерләгез, дуслар, мәхәббәтне, Сүндермәгез сөю нурларын. Бу тормышта ялгыз калмагыз һич, Ялгыз яшәүләре авыр бит. Түземлеләр парын эзләп таба, Саклап кала парын сабыр бик.
А как ты думаешь, о чем песня "Ялгыз калмагыз З.Аюпова кое Р. Хакимжанов суз." ?