название:
автор:
Сарман
автор:
Казан Егетлэре
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 962 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Песня представлена сообществом "Иң шәп татарча җырлар" [bad word] TatarchaMusic Татар халык җыры. Сандугачлар кунып кайда сайрый?— Сарман буйларында тирәктә шул, Сарман буйларында тирәктә. Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем Үрелеп чәчәк ата йөрәктә. Сарман буйларыннан үткән чакта Тыңларсыңмы, җырлар җырлармын шул, Тыңларсыңмы, җырлар җырлармын. Күзләреңне тутырып карарсыңмы, Безнең таудан яулык болгарсын. Сарман буйларында яшел алан, Печәннәре җитәр бер заман шул, Печәннәре җитәр бер заман. Кавышулары, иркәм, бик күңелле, Әмма аерылышу бик яман.
А как ты думаешь, о чем песня "Сарман" ?