ГлавнаяИсполнителиРишат Галимов "ТулганАй"Сагыну
название:

Сагыну


автор:

Ришат Галимов "ТулганАй"


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 771 просмотр
Сагыну.

Рәшит Галләмов көе,  Рәшит Галләмов, Ришат Галимов сүзләре

Елмаюың язгы кояш кебек,
Йөзкәйләрең яран гөл сыман...
Кая югалдың син, ник килмисең?
Сагынам, бәгърем, сине юксынам!

Сулышларың назлы җилләр исе,
Гөлләр исе кебек ягымлы,
Йөрәк тибешләрең тамчы тавышы,
Сагынам сине, яшьлек язымны!

Тормышыма гөлләр булып кердең,
Өшетмәмен җилдә- салкында.
Мәхәббәтем- сүнмәс дәртем белән
Эретермен татлы ялкында!

Сагынуга түзәр әмәл беткәч,
Каршы йөгерәм кайтыр юлыңа!
Оныталмыйм нурлы йөзләреңне,
Сагынам,  бәгърем, сине юксынам!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Сагыну" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен