ГлавнаяИсполнителиФарид НизамиевНасыйп яр
название:

Насыйп яр


автор:

Фарид Низамиев


рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1561 просмотр
НАСЫЙП ЯР.
Шәмсия Җиһангирова сүз.
Фәрид Низамиев көе.

1. Сызгырып ла искән җилкәйләрне, 
Җил тузгыта диеп белмәдек. 
Кая гына барсак, ни күрсәк тә, 
Кеше көлдереп лә йөрмәдек. 

куш 
Баланнарны гына капкан идем, 
Карлар явып киткәч балдыр дип. 
Бер күрдем дә сиңа гашыйк булдым, 
Миңа гына насыйп ярдыр дип. 

2. Утырдым ла биек яр читенә, 
Суның агышларын күрмәгә. 
Язган ла гына булса ирешербез, 
Чәчкәйләрне чәчкә үрмәгә! 

куш 

3.Каралып ла килә кара болыт, 
Кай якларда явар кар булып. 
Ышанма дисәң дә мин ышанам, 
Гомер итүләргә пар булып! 

куш

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Насыйп яр" ?
Айзиля Гарипова 3 Feb 17:14
о любви это песня
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен