ГлавнаяИсполнителиНеизвестенЧыгарсыңмы каршы алырга
название:

Чыгарсыңмы каршы алырга


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 894 просмотра
Чыгарсыңмы каршы алырга
Валерий Әхмәтшин көе Дамир Гарифуллин сүзләре

Тыңларсыңмы яшьлек хисләремне,
Җырларыма кушып җырласам?
Каршы төшмәссеңме, йөрәгеңне
Мәхәббәтем белән чорнасам?

Минем белән тормыш сукмагыннан
Риза булырсыңмы үтәргә?
Аерылганда вәгъдә бирерсеңме
Кабат кайтуымны көтәргә?

Ашкынулы йөрәк көтә көн дә
Уртак таңның сызылып атканын.
Яшьлегемне җырга салган чакта
Кушылып җырларсыңмы, аппагым?

Кайткан чакта Сарман буйларына
Яннарыңда мәңге калырга,
Кырык эшең ташлап кырык якка,
Чыгарсыңмы каршы алырга?

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Чыгарсыңмы каршы алырга" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен