ГлавнаяИсполнителиСалават ФатхетдиновГомерем шулай узармы гел сине генэ котеп...ялгызым остэл янында суынган чэйлэр э
название:

Гомерем шулай узармы гел сине генэ котеп...ялгызым остэл янында суынган чэйлэр э


автор:

Салават Фатхетдинов


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1187 просмотров
Өстәлдә ялгыз чынаяк,
Чәе суынып беткән.
Ялгыз чәйнең дә тәме юк,
Эчмәдем синсез, иркәм.

Кушымта.
Гомерем шулай узармы,
Гел сине генә көтеп.
Ялгызым өстәл янында
Суынган чәйләр эчеп.

Кайнар чәй салып куям да
Утырам сине көтеп.
Чәең суына бит инде,
Кая югалдың китеп?

Өстәлемдә барысы да бар,
Нигә чәйнең тәме юк?
Ялгыз булгангадыр инде,
Өемнең дә яме юк.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Гомерем шулай узармы гел сине генэ котеп...ялгызым остэл янында суынган чэйлэр э" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен