ГлавнаяИсполнителиИлһам ШакировБик еракта идек без (Ак калфак)
название:

Бик еракта идек без (Ак калфак)


автор:

Илһам Шакиров


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1410 просмотров
Ай, әле бик еракта идек без, 
Җитмеш чакрым җирне килдек без; 
Ак калфакның тагылган чагы, 
Ак калфакның тагылган чагы, 
Туганнарның сагынган чагы. 

Җитмеш чакрымны якын итеп без, 
Бер күрешер өчен килдек без; 
Ак калфакның тагылган чагы, 
Ак калфакның тагылган чагы, 
Туганнарның сагынган чагы. 

Оренбурдан мамык шәл алдым, 
Алтын тәнкә бирдем җәлләми; 
Ак калфагым төшердем кулдан, 
Ак калфагым төшердем кулдан, 
Безнең дус-иш белән ил тулган. 

Алтын тәнкә бик зур мал түгел, 
Бер күрешү үзе әллә ни; 
Ак калфакның тагылган чагы, 
Ак калфакның тагылган чагы, 
Туганнарның сагынган чагы.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Бик еракта идек без (Ак калфак)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен