ГлавнаяИсполнителиЗухра ШарифуллинаЯзмышлар микен? ялгышлар микен?
название:

Язмышлар микен? ялгышлар микен?


автор:

Зухра Шарифуллина


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1269 просмотров
Язмышларым микән, ялгышларым микән?
Илгиз Зарипов көе Харис Мортазин сүзләре

Язмышларым микән, ялгышларым микән?
Чит җирләрдә үзган гомерләр.
Яшьлегемнең таңын, сагынам мин тагын,
Бигърәк нечкә инде күңелләр.

Чәчәкле бер язда, сусганда назга,
Мин кайтырмын туган ягыма.
Чал башыңны иеп, һаман сөям диеп,
Әйтер өчен сөйгән ярыма.

Гомер үзып киткән, инде көзләр җиткән,
Туган якка кошлар агыла.
Торналарның җыры, нигә шулай моңлы,
Моңлы хисләремә кагыла.

Чәчәкле бер язда, сусганда назга,
Мин кайтырмын туган ягыма.
Чал башыңны иеп, һаман сөям диеп,
Әйтер өчен сөйгән ярыма.

Көзге җилләр белән, ишетелә сымак,
Әнкәемнең йомшак тавышы.
Йөрәктә эз кала, чәчкә пәсен сала,
Читтә йөргәннәрнең сагышы.

Чәчәкле бер язда, сусганда назга,
Мин кайтырмын туган ягыма.
Чал башыңны иеп, һаман сөям диеп,
Әйтер өчен сөйгән ярыма.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Язмышлар микен? ялгышлар микен?" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен