ГлавнаяИсполнителиГареев МаратКаенлы юл
название:

Каенлы юл


автор:

Гареев Марат


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 881 просмотр
Каенлы юл
Зиннур Сафиуллин көе Нур Әхмәдиев сүзләре

Куш каенлы юлдан китте,
Чукларын сыйпап үтте.
Үкенеч шул — өзелеп-өзелеп
Сөйгәнне белми китте.

Каенкайлар, күңелемне
Һәрвакыт аңладыгыз.
Нигә инде бу юлы да
Җибәрми калмадыгыз?

Хат язармы, язмас микән,
Кайтырмы, кайтмас микән?
Ул кайтмаса, сандугачлы
Таңнарым атмас бүтән.

Каенкайлар, күңелемне
Һәрвакыт аңладыгыз.
Нигә инде бу юлы да
Җибәрми калмадыгыз?

Куш каенның чукларына
Кыраулар төшәр инде.
Ялгыз йөрәк сагынудан
Бәгърем нишләр инде?

Каенкайлар, күңелемне
Һәрвакыт аңладыгыз.
Нигә инде бу юлы да
Җибәрми калмадыгыз?

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Каенлы юл" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен