название:
автор:
Кыз баланың
автор:
ДИНАРА ЮСУПОВА - Кыз баланың
рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1420 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Кыз баланың күз яшләре.
Светлана Шәрипова сүзләре.
Гөл-чәчәкле болын уртасында
Бер кыз елый үксеп, түгелеп.
Җимергәнме берәү хыялларын,
Кырган бәллүр кебек күңелен?
Кушымта:
Кыз баланың күз яшләре
Тама юктан түгелдер.
Кыз балада якты хыял,
Чишмәдәй саф күңелдер.
Яратканы әллә ышанмаган
Чынлыгына сөю хисенең?
Ышанганмы нахак бәлә яккан
Сүзләренә көнчел кешенең?
Кайчан гына сөюдән балкыган
Күзләрдән ага яшь тамчысы.
Саф йөрәген әрнеткәнгәдер лә
Баланнардан ачы ачысы.
А как ты думаешь, о чем песня "Кыз баланың" ?