название:
автор:
"Ышанасы килэ" фильмыннан жыр
автор:
Зульфия Валеева
рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1346 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
*** Айны алып бирер идем, Айсыз калыр дөнья. Кичке шәфәкъ ялкынында Минем хисләр яна... “Бердәнберем!” - диеп сине Учларымда йөртәм. Миңа булган карашларың Нигә салкын, иркәм? Безне өзелеп сөйгәннәрне Яратмыйбыз. Икэн. Яраттырыр өчен буген Ник сон синнән китәм... Сагынырсың әле берәр – Яннарыңда булмам. Айсыз калган дөнья гына Күңелеңә тулган... “Кайт!” диярсең, “Үп!”- диярсең, Кул болгармын сиңа. Күңел дулкыннары шулай Бер шаулый да тына... Меңнәр арасыннан кузләп Тапканыңны аңлап, Үзең эзләп килгәч кенә Ачылырмын – ярат! Шуңа кадәр юлым – ерак. Айсыз эле дөнья. Күңел дулкыннары гына Бер шаулый да тына...
А как ты думаешь, о чем песня ""Ышанасы килэ" фильмыннан жыр" ?