название:
автор:
Агыйдел сылуына (И.Закиров кое)
автор:
Альберт Галимуллин
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 850 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Агыйдел агышлары, Зифадыр камышлары. Агыйделнең, бер сылуы Йөрәгем сагышлады. Агыйдел яры текә, Сулары ерак китә, Язны көткән назлы гөлдәй, Күңелем аны көтә. Агыйдел суы саллы, Дулкыннары ак яллы. Агыйделкәй буйларында Аккоштай ярым калды. Агыйдел яры текә, Сулары ерак китә, Язны көткән назлы гөлдәй, Күңелем аны көтә. Агыйдел салмак ага, Аккош канатын кага. Аккош кебек назлы ярым Күңел салмас башкага. Агыйдел яры текә, Сулары ерак китә, Язны көткән назлы гөлдәй, Күңелем аны көтә. Таңнар аткан чагында Агыйдел якларында, Яннарына барыр идем Дулкын канатларында. Агыйдел яры текә, Сулары ерак китә, Язны көткән назлы гөлдәй, Күңелем аны көтә.
А как ты думаешь, о чем песня "Агыйдел сылуына (И.Закиров кое)" ?