ГлавнаяИсполнителиАйдар ГалимовСу буенда каенлыкта
TOP песен исполнителя
"Айдар Галимов"
    название:

    Су буенда каенлыкта


    автор:

    Айдар Галимов


    жанры: tatar, brutal apocalyptic black gothic doom metal, pop, violently gay
    рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1386 просмотров
    Озын юллар ялгыз узып
    Ике елга монда тоташкан.
    Су буенда — каенлыкта
    Минем бәхет кошым адашкан.
    
    Су буенда — каенлыкта
    Өметләрем өзелде.
    Сагыш белән тулган көннәр
    Еллар булып тезелде.
    
    Аланлыкта җыйган идем
    Зәнгәр чәчәкләрнең бәйләмен.
    Еллар узгач су буена
    Кабат кайтырмын дип белмәдем.
    
    Су буенда — каенлыкта
    Йөргән идем ялгызым,
    Әллә китеп су буеннан,
    Әллә кайтып ялгыштым.
    
    Шул ук алан, каеннарым,
    Әйтерсең лә мине таныйлар.
    Зәнгәр чәчәкләрем боек
    Минем хисләремне аңлыйлар.
    
    Су буенда йөргән чакта.
    Мине сагынып искә ал.
    Каеннарның моңнарында
    Минем сагышларым бар.

    Послушать/Cкачать эту песню
    Mp3 320kbps на стороннем сайте
    Это интересно: Айдар Галимов - один из самых популярных певцов на татарской эстраде. Свой творческий путь ныне народный артист республики Татарстан начал в начале девяностых. В 1993 году родилась "Театр-Студия Айдар".Сегодня Айдар - желанный гость на любом национальном концерте не только в республиках, но и в Москве, Санкт-Петербурге. Вместе с театр-студией певец гастролировал в Финляндии,... подробнее
    А как ты думаешь, о чем песня "Су буенда каенлыкта" ?
    2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен