ГлавнаяИсполнителиБер кыз бала жыр чыгарганКояш гомере
название:

Кояш гомере


автор:

Бер кыз бала жыр чыгарган


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 759 просмотров
Бер кыз бала җыр чыгарган,
Багышлап әнисенә.
Икәү бергә җырлыйк диеп,
Өйрәткән энесенә:
 
Кояш, кояш мәңге балкый,
Мәңге нур сибә.
Кояш гомере телим 
Мин, әнием, сиңа!
 
Җырны чишмәләр ишеткән,
Кошлар отып алганнар.
Сандугачлар һәм тургайлар
Матур көйгә салганнар:
 
Кушыл син дә, җырлыйк бергә,
Яңа матур җыр тусын.
Җирдә әниләр кояштай 
Озын гомерле булсын!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кояш гомере" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен