ГлавнаяИсполнителиЗәйнәп Фәрхетдинова (минус)Ялгызлык утында янмагыз
название:

Ялгызлык утында янмагыз


автор:

Зәйнәп Фәрхетдинова (минус)


рейтинг: ★★★★★ / 5.7 / 1650 просмотров
Тамчылар тамчыга җыела,
Елгалар елгага кушыла,
Парлашып очучы кошларның
Канаты бәхете куш булла.

Гомернең асылын аңлагыз,
Яраткан ярларсыз калмагыз,
Бар дөнъя утында яныгыз
Ялгызлык утында янмагыз.

Чәчкәләр чәчкәгә үрелә,
Судагы балыклар да бергә,
Яраткан ишеңне табарга,
Яралган һәрбер җан бу җиргә,

Гомернең асылын аңлагыз,
Яраткан ярларсыз калмагыз,
Бар дөнъя утында яныгыз
Ялгызлык утында янмагыз.

Йөрәкләр йөрәккә кушыла
Күңелләр күңелне чакыра.
Яраткан ишеңне табарга,
Сайланма бәхетең хакына.

Гомернең асылын аңлагыз,
Яраткан ярларсыз калмагыз,
Бар дөнъя утында яныгыз
Ялгызлык утында янмагыз

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Ялгызлык утында янмагыз" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен