ГлавнаяИсполнителиЗинира и Ризат РамазановларБер пэп итеп упкэннэн
название:

Бер пэп итеп упкэннэн


автор:

Зинира и Ризат Рамазановлар


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 758 просмотров
1.Кем иркәли чәчләремне 
Җилме әллә син микән 
Уян бәгърем уян диеп 
Эндәшүче син иркәм 
Безнең иртәбез башлана 
Тәмле чәй һәм коймактан 
Бүген дә сине йокыңнан 
Коймак исе уяткан 

Җаным дибез исемнәрне 
Онытып без күптәннән. 
Көнебез шулай башлана 
Бер пәп итеп үпкәннән.

2.Өчәүләшеп чәйләр эчү 
Шаярышу, көлешү 
Рәхәт безгә синең белән 
Бар шатлыкны бүлешү 
Күңелемә искән җилдә 
Ярамый шул беләсем 
Вак төяк борчуларыңны 
Калдыр дисең көләсең.

3.Бәгърем дисең, җаным дисең
Көн дә бер матур исем
Сине сөеп һәм яратып
Һич туеп булмый дисең
Язмышым бүләге дисең
Син үзең миңа бүләк
Гомер юлыннан атларга
Миңа бары син кирәк!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Бер пэп итеп упкэннэн" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен