ГлавнаяИсполнителиХәния ФәрхиСагынам сине, Питрэч
название:

Сагынам сине, Питрэч


автор:

Хәния Фәрхи


рейтинг: ★★★★★ / 5.7 / 1682 просмотра
Мишә буе ямьле, Питрәч яты —
Кочагыңда эреп югалам.
Тигез сукмакларга басып йөрим —
Синең эзләреңне саклаган.

Үзәкләрне өзәсең бит,
Сагынам сине, Питрәч.
Аһ, диеп бер әйтеп куям,
Синнән еракка киткәч.

Сине ташлап киткән балаларың
Китмәскә дип кире кайталар.
Туйлар гөрли, яшәрә авыллар,
Җирне ямьләп туа сабыйлар.

Өзелер әле үзәгең,
Сагындыра ул Питрәч.
Аһ, диеп әйтерсең әле,
Питрәчтән ерак киткәч.

Син дә, дустым, кайтчы туган илгә,
Йөрмә әле читтә адашып, —
Туган ягың кабул итәр сине
Кочагына алып, яратып.

Үзәкләрне өзәсең бит,
Сагынам сине, Питрәч.
Аһ, диеп бер әйтеп куям,
Синнән еракка киткәч.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Сагынам сине, Питрэч" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен