ГлавнаяИсполнителиРаушания ШайхетдиноваМәхәббәт ташкыны (аранж.Р.Давлетшин Шахи)
название:

Мәхәббәт ташкыны (аранж.Р.Давлетшин Шахи)


автор:

Раушания Шайхетдинова


рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1603 просмотра
1)Мәхәббәт-ул, хисләр ташкыны,
Шул ташкынга керәм ашкынып.
Очраштык без гомер юлында,
Минем бәхет синең кулыңда.
Кушымта:
Мин күбәләк, син дә күбәләк,
Очыйк әле икәү бергәләп.
Мәхәббәт гаҗәеп зур бит ул,
Мәхәббәт гомерлек җыр бит ул.
2)Мәхәббәт-ул, хисләр ташкыны,
Мәхәббәт-ул, йөрәк ашкыну.
Тыйма аны, ашкынсын йөрәк,
Йөрәккә бит мәхәббәт кирәк.
Кушымта.
Син бәхетем кадерлем минем,
Күңел күгендәге йолдызым.
Ташлап китмә мине озакка,
Синсез мин нишләрмен ялгызым?
Кушымта.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Мәхәббәт ташкыны (аранж.Р.Давлетшин Шахи)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен