ГлавнаяИсполнителиВенера ГаниеваЯлгыз аккош күлләрдә
название:

Ялгыз аккош күлләрдә


автор:

Венера Ганиева


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1223 просмотра
Күл өстендә ялгыз аккош йөзә,
Нигә ялгыз, нигә пары юк?
Парсызларның күңелләре моңлы,
Парлыларның гына зары юк.

Минем дә бар иде аккошкаем,
Җан дускаем, очар канатым.
Әллә инде артык яратканга,
Юлларымда аны югалттым.

Парсыз калса кабат кайтмый диләр,
Кайта икән, кайта аккошлар.
Кошларны да, кешеләр шикелле,
Үзе белән йөртә язмышлар.

Минем дә бар иде аккошкаем,
Җан дускаем, очар канатым.
Әллә инде артык яратканга,
Юлларымда аны югалттым.

Төннәрендә йөрәк өзгеч тавыш
Телеп үтә күлнең өсләрен.
Аңлау өчен аккош сагышларын,
Белү кирәк сөю телләрен.

Минем дә бар иде аккошкаем,
Җан дускаем, очар канатым.
Әллә инде артык яратканга,
Юлларымда аны югалттым.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Ялгыз аккош күлләрдә" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен