ГлавнаяИсполнителиГүзәл Уразова һәм Илдар ХәкимовСездә кала ярты җаныбыз (минус)
название:

Сездә кала ярты җаныбыз (минус)


автор:

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1272 просмотра
Сездә кала ярты җаныбыз

Утлар сүнәр тиздән бу залларда,
Алкышлар да тынар, җырлар да.
Җырланачак яңа җырларыбыз
Чакыра безне ерак юлларга.

Кушымта:
Без китәбез, моңлы җырлар булып
Атсын сезнең hәрбер таңыгыз
Китсәк тә без ерак еракларга,
Сездә кала ярты җаныбыз.

Утлар сүнәр, ләкин йөрәкләрдә
Мәңге сүнмәс кебек бу хисләр.
Безне җыр канатында тирбәткән
Кабатланмас кебек бу кичләр.

Кушымта.

Күрешербез әле тагын, дуслар,
Бирсен генә Ходай гомерләр.
Күрешербез сезнең йөрәкләргә
Моңнар белән үреп күперләр.

Кушымта.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Сездә кала ярты җаныбыз (минус)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен