ГлавнаяИсполнителиФидан ГафаровКаркале таулары
название:

Каркале таулары


автор:

Фидан Гафаров


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1123 просмотра
Керкәле авылы кайда —
Биек тау итәгендә.
Тауларын да сагынып кайтам,
Читләргә китәмен дә.

Керкәле таулары биек,
Биек булса да меник.
Туган җирнең, сөйгән ярның,
Дусларның кадерен белик.

Керкәленең чишмәләре
Ашыгып ага, челтерәп.
Челтерәп аксын чишмәләр,
Илгә иминлек теләп.

Керкәле таулары биек,
Биек булса да меник.
Туган җирнең, сөйгән ярның,
Дусларның кадерен белик.

Керкәле күперен чыккач,
Уңга киткән юллар бар;
Сезнең күңелдә ниләр бар?—
Бездә сагыш, моңнар бар.

Керкәле таулары биек,
Биек булса да меник.
Туган җирнең, сөйгән ярның,
Дусларның кадерен белик.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Каркале таулары" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен