ГлавнаяИсполнителиНеизвестенБик еракта - бүтән йолдыз астында
название:

Бик еракта - бүтән йолдыз астында


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 736 просмотров
Бик еракта - бүтән йолдыз астында 
яши миңа дигән кеше.
Әллә кайда, бүтән юллардан йөри 
мин курергә теләгән кеше.

Припев:
Нигә яңгыр кинәт килеп яудың да, 
керфекләрем минем чылаттың?
Кояш кебек, көлеп йөргән чагымда 
нигә яңгыр мине елаттың?

Әллә кайда - бүтән юллардан йөри, 
минем барлыгымны белми,
Шул болыттай килеп кагылу белән 
түгелергә торган күңелемне.

припев

Бик еракта - үз йолдызы астында 
калдыргандыр әле эзләрен.
Гомерем буе таба алмасын белсәм дә, 
мин барыбер сине эзләрмен.

припев

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Бик еракта - бүтән йолдыз астында" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен