название:
автор:
Идел чиксез дәрья кебек
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1084 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Идел чиксез дәрья кебек Томаннар төшкән чакта. Идел буйларында йөрим Уйларым синең хакта. Идел ярларында маяк Ак параходлар өчен. Син минем бөтен шатлыгым Син идең яшәү көчем.. Идел өсләрендә тынлык Күңелдә ачы давыл Давылларда ялгыз башым Синсез авыр Синсез авыр, бик авыр.. Кешеләрнең параходтан Ким икән кай яклары? Нигә тормыш дәрьясының Юк икән маяклары? Идел өсләрендә тынлык Күңелдә ачы давыл Давылларда ялгыз башым Синсез авыр Синсез авыр, бик авыр..
А как ты думаешь, о чем песня "Идел чиксез дәрья кебек" ?