название:
автор:
Миляшкаем
автор:
ЗУЛЬФИЯ МИНХАЖЕВА
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1193 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Өй каршындагы миләшем, Минем якын сердәшем. Чуалса фикер, хисләрем Аның белән серләшәм. Миләшкәем, хәлең ничек, Бармы әллә зарларың. Сөйлә миңа, яшермичә Иң кадерле уйларың, миләшкәем. Иңнәреңә сөяләм дә, Күзләреңә текәләм. Юксынуга сер бирмичә, Көтәсеңне мин беләм. Миләшкәем, хәлең ничек, Бармы әллә зарларың. Сөйлә миңа, яшермичә Иң кадерле уйларың, миләшкәем. Аңлый мине миләшкәем Авыр кичерешләрем. Көзге кырау балландырды Аның да җимешләрен. Миләшкәем, хәлең ничек, Бармы әллә зарларың. Сөйлә миңа, яшермичә Иң кадерле уйларың, миләшкәем.
А как ты думаешь, о чем песня "Миляшкаем" ?