ГлавнаяИсполнителиГузэл УразоваМатур булып кердең тормышыма, Матур булып киттең
название:

Матур булып кердең тормышыма, Матур булып киттең


автор:

Гузэл Уразова


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1250 просмотров
Матур булып кердең тормышыма, 
Матур булып киттең син миннән,
Үз үземне ничек юатсам да,
Аерылу авыр бит синнән.

Ургылыплар керсез күңелемнән
Челтери шул моңнар чишмәсе,
Шул чишмәнең борма юлларыннан
Алып сине килә китәсе.

Язлар булып әйләнеп кил әле,
Беркайчан да сүнмә, сүрелмә.
Ярсу язны уйлап сине көтәм,
Күңелемнән моңнар түгелә.

Матур булып кердең тормышыма,
Матур булып киттең син миннән,
Үз үземне ничек юатсам да,
Аерылу авыр бит синнән.

Минем кебек син дә уйлан әле,
Ис(е)ңә төшер матур чакларны.
Безнең сөю шундый гүзәл иде,
Истәлекләр итеп сакларлык.

Язлар булып әйләнеп кил әле,
Беркайчан да сүнмә, сүрелмә.
Ярсу язны уйлап сине көтәм,
Күңелемнән моңнар түгелә.

Матур булып кердең тормышыма,
Матур булып киттең син миннән,
Үз үземне ничек юатсам да,
Аерылу авыр бит синнән.

Язлар булып әйләнеп кил әле,
Беркайчан да сүнмә, сүрелмә.
Ярсу язны уйлап сине көтәм,
Күңелемнән моңнар түгелә

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Матур булып кердең тормышыма, Матур булып киттең" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен