ГлавнаяИсполнителиГүзәл УразоваГашыйк итеп сакла син (club remix)
название:

Гашыйк итеп сакла син (club remix)


автор:

Гүзәл Уразова


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1373 просмотра
Һәр яңа көн туган саен,
Яратасыңмы,дисең.
Әйтерсең лә сине генә
Сөюемне белмисең.

Ходай биргән мәхәббәтне
Чит-ятлардан якла син.
Гашыйк итә алдың мине,
Гашыйк итеп сакла син!

Гел "яратам" диеп торгач,
Тәме бетә бит аның.
Мәхәббәтне күңел белән
Тоярга өйрән, җаным.

Ходай биргән мәхәббәтне
Чит-ятлардан якла син.
Гашыйк итә алдың мине,
Гашыйк итеп сакла син!

Исеңдә калдыр, кадерлем,
Кабатламам яңадан:
Бөтен җаным-тәнем белән
Сине бик-бик яратам.

Ходай биргән мәхәббәтне
Чит-ятлардан якла син.
Гашыйк итә алдың мине,
Гашыйк итеп сакла син!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Гашыйк итеп сакла син (club remix)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен