название:
автор:
Кукмара
автор:
Татрская народная песня
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 753 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Каршы ала, озатып кала Поездларны Кукмара. Поездлар ерак китсә дә, Ерагаймасын ара. Их, Кукмара, Кукмара, Ерагаймасын ара. Сагынырсың, саргаерсың, Читләргә китеп кара. Ярсып поездлар узганда Тетрәп кала таулары. Җәйге таңда үзәкне өзә Сандугач сайраулары. Их, Кукмара, Кукмара, Ерагаймасын ара. Сагынырсың, саргаерсың, Читләргә китеп кара. Туган җирнең бик күңелле Бер төбәге Кукмара. Кукмара кешеләренең Эшләре гөрләп бара. Их, Кукмара, Кукмара, Ерагаймасын ара. Сагынырсың, саргаерсың, Читләргә китеп кара.
А как ты думаешь, о чем песня "Кукмара" ?