ГлавнаяИсполнителиЗолэйлэХэзер кайтам диден узен..
название:

Хэзер кайтам диден узен..


автор:

Золэйлэ


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1520 просмотров
..."Хәзер кайтам" диеп киттең.
Кемнәр кисте юлларың?
Минем алтын йолдызымны
Кайсылары урлады?

Киттең, киттең, киттең, җаным.
Киттең кайтмас юлларга.
Тирән дәрьяларга түгел, 
Салдың тирән уйларга.

Канатларым идең минем, 
Үткер сүзләрем идең. 
Әйтегезче, бөркетемә 
Кемнең күзләре тиде?

Киттең, киттең, киттең, җаным.
Киттең кайтмас юлларга.
Тирән дәрьяларга түгел, 
Салдың тирән уйларга.

Кырлар буйлап сине эзлим, 
Минем өмет йолдызым. 
Хәзер кайтам дидең үзең. 
Ник калдырдың ялгызым?

Киттең, киттең, киттең, җаным.
Киттең кайтмас юлларга.
Тирән дәрьяларга түгел, 
Салдың тирән уйларга.

Бәхет юллары эзләдең, тормыш, дип, матур булсын. 
Бәгырем, йөргән эзләрең гел чәчәкләргә тулсын. 
Көмеш нурларга тулсын. 
Гөлчәчәкләргә тулсын.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Хэзер кайтам диден узен.." ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен