ГлавнаяИсполнителиАйгөл БариеваАп-ак ромашкалар...
название:

Ап-ак ромашкалар...


автор:

Айгөл Бариева


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1252 просмотра
Бергәләшеп йөргән сукмаклардан 
 Ялгыз гына кайтып киләмен.
 Син яраткан чәчәкләрне җыеп,
 Такыялар үреп киямен.

Ап – ак ромашкалар мәхәббәтең
 Сары төнбоеклар синең сагышың.
 Миләүшәләр миңа хыянәтең
 Кыңгырау гөл көлгән тавышың.

 Кире очрашырга юллар ябык,
 Араларда еллар – киртәләр.
 Юллар сине һаман миннән читкә
 Ераккарак алып китәләр.

Ап – ак ромашкалар мәхәббәтең
 Сары төнбоеклар синең сагышың.
 Миләүшәләр миңа хыянәтең
 Кыңгырау гөл көлгән тавышың.

 Сандугачлар парлап оя корган,
 Тик мин генә ялгыз, юк оям.
 Суга иелеп үскән талга бәрелеп,
 Агып китте ялгыз такыям.

Ап – ак ромашкалар мәхәббәтең
 Сары төнбоеклар синең сагышың.
 Миләүшәләр миңа хыянәтең
 Кыңгырау гөл көлгән тавышың.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Ап-ак ромашкалар..." ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен