ГлавнаяИсполнителиНеизвестенЙа Илаһым! Падишаһым! Бер дә чик юк иркең
название:

Йа Илаһым! Падишаһым! Бер дә чик юк иркең


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1446 просмотров
Йа Илаһым! Падишаһым! Бер дә чик юк иркеңә, 
Әмритәсең син кызыкмаска кешенең милкенә.

Мин кызыкмыйм һич кешенең малы, милке, бәхтенә;
Кайда ул, хәтта кызыкмыйм падишаһлар тәхтенә.

Көнче күз салмыйм кешенең йорт-җиренә, нигзенә,
Бер дә янмый күзләрем атлар, сыер һәм үгзенә.

Һич кызыктырмый мине шәп фәйтуны һәм арбасы, 
Әйдә тик сөрсен сафа! дим, иткәч ихсан Алласы!

Иа Ходай! Нишлим, әгәр күрсәм кешенең зәүҗәсен? 
Торса ул яд иттереп җәннәт сарае раузасын?

Ул Зөләйхаләр вә Ләйләләр кеби булса матур?
Көнләшәм... (әстәгъфирулла!) йа шәкүр вә йа гафур!

Дөньядук нишләп ача ул сигез оҗмах капкасын?! 
Ник тәнавелли гүзәл, тәмле, матур оҗмах ашын?

Ярлыка, Мәүлам, мине, мин — инде көнче күбәләк,
Ибне адәмме түзәр, җирдә әгәр күрсә мәләк?!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Йа Илаһым! Падишаһым! Бер дә чик юк иркең" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен