название:
автор:
"Сине генә сөям, бердәнберем" диям
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 741 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
"Сине генә сөям, бердәнберем" диям, "Матурым" дип көн дә кабатлыйм. Җилләр каермасын, язмыш аермасын, Син бит минем очар канатым. Күңелдәге гөлләр чәчәк аткан көннәр, Ләйсәннәрең сибә карашың. Болыт капламасын, ятлар таптамасын, Йөрәк белән йөрәк арасын. Икәү яккан учак янар бергә булсак, Гомер буе сүнмәс, сүрелмәс. Синең кулларыңда, минем кулларымда, Читләр ялкынына үрелмәс.
А как ты думаешь, о чем песня ""Сине генә сөям, бердәнберем" диям" ?