ГлавнаяИсполнителиЗемфираКайда күз нурым?
название:

Кайда күз нурым?


автор:

Земфира


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1000 просмотров
Син ураган юлны мин урыймын,
 Эзләреңә түгәм күз нурым.
 Син сулаган язны мин сулыймын
 Кайда, кайда гына үзең,
 кайда гына үзең, күз нурым.
 Кайда, кайда гына үзең,
 кайда гына үзең, күз нурым. 

Син сөялгән талга мин сөяләм,
 Бөреләргә коям күз нурым.
 Син сөелгән җилгә мин сөеләм,
 Кайда, кайда гына үзең,
 кайда гына үзең, күз нурым.
 Кайда, кайда гына үзең,
 кайда гына үзең, күз нурым.

 Кемнәр генә аңлар хисләремне,
 Томакланса якты күз нурым,
 Җилләр генә сөя чәчләремне.
 Кайда, кайда гына үзең,
 кайда гына үзең, күз нурым.
 Кайда, кайда гына үзең,
 кайда гына үзең, күз нурым.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кайда күз нурым?" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен