название:
автор:
Абдеки-Карабикул
автор:
Салават Фатхетдинов
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1066 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Яз җиткәч, туган ягыма Кайтам коштай талпынып. Әбдекигә, күл буена, Сабантуйга сагынып. Әбдеки — Карабиккол Арасында юллар тар. Шул юллардан ерак түгел Сабантуй мәйданы бар. Шаян җилләр, җиткерегез Авылыма кайтуымны. Әнкәем, туганнарымны, Авылымны сагынуымны. Әбдеки — Карабиккол Арасында юллар тар. Шул юллардан ерак түгел Сабантуй мәйданы бар. Күл буенда, шул болында Яшьлегем мизгелләре. Шуңа рәхәт кабатлавы — Әбдеки диюләре. Әбдеки — Карабиккол Арасында юллар тар. Шул юллардан ерак түгел Сабантуй мәйданы бар.
А как ты думаешь, о чем песня "Абдеки-Карабикул" ?