ГлавнаяИсполнителиНеизвестенЙөрәгемә салкын карлар ява
название:

Йөрәгемә салкын карлар ява


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 874 просмотра
Йөрәгемә салкын карлар ява,
Авыр башым түбән иелә.
Иңнәремә хаталарым өчен
Үкенүләр таудай өелә.

Минем ялгышуларымны
Гафу итәрсең микән?
Яннарыңа кире кайтсам,
Кабул итәрсең микән?..

Ят түтәлдә тамыр җәя алмый
Яз гөлләре, чәчәк атса да.
Көннәремнең кояшы юк синсез,
Алсуланып таңнар атса да.

Минем ялгышуларымны
Гафу итәрсең микән?
Яннарыңа кире кайтсам,
Кабул итәрсең микән?..

Төпсез упкыннардан йолып ала
Мине бары синең карашың.
Читен дә соң күрми торулары,
Син бит минем күзем карасы.

Минем ялгышуларымны
Гафу итәрсең микән?
Яннарыңа кире кайтсам,
Кабул итәрсең микән?

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Йөрәгемә салкын карлар ява" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен