название:
автор:
Очрашу мизгеле
автор:
Ильдар Хәкимов
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 799 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
ОЧРАШУ МИЗГЕЛЕ. Белдеңме, белмәдеңме, Күрдеңме, күрмәдеңме? Белмәсәң дә кемлегемне, Сиздеңме эзләвемне? Үзең дә эзләдеңме? Кушымта: Очрашу мизгеле күнелле, Бәхеткә күмә ул күңелне, Мәхәббәт озайта гомерне, Син миңа шуңа да кадерле. Иң якты өметемне Телимен өзмәвеңне, Бергә–бергә гомер буе Телимен яшәвеңне, Бәхетле яшәвеңне. Кушымта. Сөйлимме серләремне, Шатлыклы хисләремне, Синең белән гомерлеккә Бәхетле икәнемне, Син инде беләсеңме?
А как ты думаешь, о чем песня "Очрашу мизгеле" ?