ГлавнаяИсполнителиНеизвестенЯзмыш микән безне очраштырды?
название:

Язмыш микән безне очраштырды?


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 704 просмотра
Язмыш микән безне очраштырды? 
Юлларыбыз килеп кисеште,
Күзләребез меңнәр арасыннан
Бер берберебезне табып күрештек.

Мин барлыгын син белмәдең,
Син барлыгын мин белмәдем.
Яратам дип син әйтмәден,
Мин дә сиңа сөям димәдем.

Үз юлыңнан кабат китеп бардың,
Дәвам иттем мин дә юлымны.
Саубуллашкан чакта тоялмадым,
Тоялмадым синең җылыңны.

Мин барлыгын син белмәдең,
Син барлыгын мин белмәдем.
Яратам дип син әйтмәден,
Мин дә сиңа сөям димәдем.

Ә йөрәктә нидер торып калды,
Сүнэр очкын, янар ут микән.
Очрашырга суз куешмадык,
Очрашырбыз микән, юк микән.

Мин барлыгын син белмәдең,
Син барлыгын мин белмәдем.
Яратам дип син әйтмәден,
Мин дә сиңа сөям димәдем.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Язмыш микән безне очраштырды?" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен