ГлавнаяИсполнителиАхметова ГузельСаумы,әни,хәлләрең ничек?
название:

Саумы,әни,хәлләрең ничек?


автор:

Ахметова Гузель


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1316 просмотров
Очып киләм әни яннарыңа,
Юк вакытларымны бар итеп.

Өзелеп бер синнән сорар өчен,
Саумы, әни, хәлләрең ничек?
Саумы, әни, хәлләрең ничек?

Шушы сүздән йөзең балкып китә,
Сөеп назлый мине күзләрең.

Айлар, еллар күрешмәгән кебек,
Сөйләп, сөйләп бетми сүзләрем,
Назлар тугеп карый күзләрең.

Ана күңеле һәрчак баласында,
Ана күңеле — бәхеткә ишек.

Һәрбер әни йөртә шушы сүзне
Саумы әни, хәлләрең ничек?
Саумы әни, хәлләрең ничек?

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Саумы,әни,хәлләрең ничек?" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен