название:
автор:
Кугэрченем син канатлы
автор:
Эльвина Яхина
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1149 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Күгәрченем, син канатым, Керче минем хәлемә. Очып барып сәлам әйт син Әткәем-әнкәемә. Әйт аларга сагынуымны, Сагышымны — барсын да, Ятим үсә, дип, балагыз Җиде ят арасында. Чыкмый алар исләремнән Көндез дә, кичләрен дә. Күзем йомсам, тик аларны Күрәм мин төшләремдә. Әйт аларга сагынуымны,Сагышымны — барсын да ,Ятим үсә, дип, балагыз Җиде ят арасында. Күгәрченем, әйт, килсеннәр, Ташлап барлык эшләрен. Мин аларның юлларына Күз яшьләре түшәдем. Әйт аларга сагынуымны ,Сагышымны — барсын да, Ятим үсә, дип, балагыз Җиде ят арасында.
А как ты думаешь, о чем песня "Кугэрченем син канатлы" ?