ГлавнаяИсполнителиДобер ШатрСау бул инде
название:

Сау бул инде


автор:

Добер Шатр


рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1551 просмотр
Мин һәм син,
Ике кош биектә.
Очабыз янәшә
Иң иң биектә.

Хыялда син минем
Янымда, янымда.
Онытып булмый шул, барын да.

Сау бул инде,
Кавышырга безгә соң бит, ә.
Җәяүле бер кошка
Әйләнеп калдым мин.
Мәхәббәт тә, син дә калдын биектә.
Мәхәббәт тә биектә...

Мин һәм син, ике кош һавада
Очабыз янәшә, 
Һаман да, Һаман да
Булса тай, ияләшкән
Кошлардай, кошлардай.
Кавышырга, безгә кушмаган ходай.

Сау бул инде,
Кавышырга безгә соң бит, ә.
Җәяүле бер кошка
Әйләнеп калдым мин.
Мәхәббәт тә, син дә калдын биектә.
Мәхәббәт тә биектә...

Мин һәм син, ике кош офыкта
Аерым без һаман,
Бер гомер очык та.
Хыялда без һаман.
Гел бергә, гел бергә
Көч бирә ул безгә яшәргә.

Сау бул инде,
Кавышырга безгә соң бит, ә.
Җәяүле бер кошка
Әйләнеп калдым мин.
Мәхәббәт тә, син дә калдын биектә.

Мәхәббәт тә биектә...
Сау бул инде...

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Сау бул инде" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен