ГлавнаяИсполнителиИлСАФКайчан гына очрашырбыз
название:

Кайчан гына очрашырбыз


автор:

ИлСАФ


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 867 просмотров
Якты кояш, кояш сине күрә,
Чәчләреңне назлый җилләр генә.
Кояш, җилләр юл күрсәтеп,
Очраштырмый нигә,нигә?..

Кайчан гына очрашырбыз?
Онытыр идем сагышымны.
Күкрәгемә кочып, елый-елый,
Тыңлар идем синең тавышыңны,
Синең назлы тавышыңны...

Кергән язлар,язлар китеп барды,
Синсез генә керәм инде көзгә.
Ялгызлыкның газаплары
Үзәгемне минем өзә, өзә.

Көннәр генә,көннәр сине белә,
Нурлы йөзләреңне көн дә күрә.
Эзләп тапсам ал таңнардан,
Уятырмын назлап үбә-үбә...

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кайчан гына очрашырбыз" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен