ГлавнаяИсполнителиТатарская песняТуй кулмяге
название:

Туй кулмяге


автор:

Татарская песня


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1319 просмотров
Туй күлмәге

Туй күлмәге ак ефәктәй 
 Кызлар гүя ак кошлар
 Аклык бит ул сафлык бит ул
 Яусын әйдә алкышлар

Туй күлмәге кигән кыздан
 Көнләшеп лә үләрлек
 Туй күлмәге бер көнлекме
 Туй күлмәге гомерлек

 Ак теләкләр, ак ефәкләр
 Туйда гомер гомердән
 Туй күлмәге кигән кызның
 Урны була гел түрдән

Туй күлмәге кигән кыздан
 Көнләшеп лә үләрлек
 Туй күлмәге бер көнлекме
 Туй күлмәге гомерлек

 Аклык бит ул, сафлык бит ул
 Туй күлмәге киюе
 Иркәм диеп, ярым диеп
 Онытылып сөюе

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Туй кулмяге" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен