ГлавнаяИсполнителиНеизвестенТын калыйк сөйләшмик
название:

Тын калыйк сөйләшмик


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1451 просмотр
Тын калыйк сөйләшмик
Бу матур таңнарда.
Ни сөйли тибрәлеп
Асыл кош талларда.

Тынлачы сандугач
Серләрен көйли ич,
Ул минем хисләрне
Өздереп сөйли ич.

Тибрәлә йөрәгем
Сандугач шикелле.
Оныт яр кайгыңны
Зарыңны шикеңне.

Тынлачы сандугач
Серләрен көйли ич,
Ул минем хисләрне
Өздереп сөйли ич.

Колак сал асыл яр
Илахи бу моңга.
Мин шушы таңнарда
Эйләндем был-былга.

Тынлачы сандугач
Серләрен көйли ич,
Ул минем хисләрне
Өздереп сөйли ич.

Йөрәккә асыл кош
Тик мәңге кунмас тыр.
Шуннан да ак уйлар
Саф хисләр булмас тыр.

Тынлачы сандугач
Серләрен көйли ич,
Ул минем хисләрне
Өздереп сөйли ич.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Тын калыйк сөйләшмик" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен