название:
автор:
Күл өстендә ялгыз аккош йөзә
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1279 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Күл өстендә ялгыз аккош йөзә, Нигә ялгыз, нигә пары юк? Парсызларның күңелләре моңлы, Парлыларның гына зары юк. Минем дә бар иде аккошкаем, Җан дускаем, очар канатым. Әллә инде артык яратканга, Юлларымда аны югалттым. Парсыз калса кабат кайтмый диләр, Кайта икән, кайта аккошлар. Кошларны да, кешеләр шикелле, Үзе белән йөртә язмышлар. Минем дә бар иде аккошкаем, Җан дускаем, очар канатым. Әллә инде артык яратканга, Юлларымда аны югалттым. Төннәрендә йөрәк өзгеч тавыш Телеп үтә күлнең өсләрен. Аңлау өчен аккош сагышларын, Белү кирәк сөю телләрен. Минем дә бар иде аккошкаем, Җан дускаем, очар канатым. Әллә инде артык яратканга, Юлларымда аны югалттым.
А как ты думаешь, о чем песня "Күл өстендә ялгыз аккош йөзә" ?