ГлавнаяИсполнителиШакур АлиДонья тукта (feat Раяз Фасыйхов)
TOP песен исполнителя
"Шакур Али"
    название:

    Донья тукта (feat Раяз Фасыйхов)


    автор:

    Шакур Али


    жанры: rap, hip-hop, russian, russian rap, tatar
    рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1404 просмотра
    Тормыш бик тиз үзгәрә, мин өлгермим артыннан.
    Дуслар сата бер-берсен, хәл юк сулыш алырга.
    Күктә сүнә йолдызлар, төн гомердән озынрак.
    Язмыш кабат сугып ега, әкияткә охшамаган.
    Әйт әле, нинди төшләр хәл булырлар өнемдә? 
    Кемнәр ярдәм кулын сузар булсам үлем хәлендә?
    Иртәнге тын һавада киткән дуслар авазы.
    Һәр җырымда киеп өстемә укыйм тормыш намазын, 
    Әмма дөнья үзгәргәнче тизрәк алыр җанымны.
    Дөнья, тукта, ашыкма, мин өлгермим артыңнан.
    Үтә еллар һәм гасырлар, ә өйрәктә шул ук уйлар.
    Мин ялгышам адымда, тормыш авыр, мин беләм.
    Күзләр карый зәңгәр күккә, кичер безне, мин үтенәм!
    Кайда гына карама, яшьләр утта янган төсле.
    Мин тырышам үзгәртергә бу дөньяны булган хәтле.
    Дөнья, тукта, зинһар тукта.
    Мин өлгермим бит артыңнан!
    
    Ясап ялгыш адымнар күрә алдым тәмугны,
    Димәк, Ходай чыннан бар. Ходай, кичер балаңны!
    Караңгыдан утка таба иреклеккә уйларым.
    Мин бу язмыш турында көнен-төнен уйладым.
    Аңламыйча алынды гөнаһларның яртысын.
    Җиргә төшкән күз яшьләрең яңгыр булып ява калсын.
    Ике төннәр арасы төнге сәгать унике,
    Бу йокысыз төннәрдә минем җаным ирекле.
    Әмма дөнья күрсәтмәс чын йөзләрен кешегә.
    Дөнья бик тиз үзгәрә, мин тырышам үзгәрергә.
    Мин тырышам елмаерга утырып елар урынына.
    Әмма көлмим беркайчан карап кеше кайгысына.
    Ә мин куркам өлгермәскә соңга калып
    Үкенүдә яшәргә, уйларымда буталып.
    Дөнья мине сындырмас, мәңге яшәр өметем.
    Мин тырышам үзгәртергә бу дөньяны булган хәтле.
    Дөнья, тукта, зинһар тукта.
    Мин өлгермим бит артыңнан!

    Послушать/Cкачать эту песню
    Mp3 320kbps на стороннем сайте
    Это интересно: Шакур (Курбанов Алмаз) родился 29 марта 1985 года в Казани. «Родины у меня две: Казань — город, где я родился и живу, и Тюлячи, где прошло все мое детство и где сейчас я часто бываю. Мой отец родом из Тюлячей», — говорит певец.По окончании Казанской татарской гимназии № 18, Шакур поступает учиться сразу в два высших учебных заведения — Академию социального образования (КСЮИ) на... подробнее
    А как ты думаешь, о чем песня "Донья тукта (feat Раяз Фасыйхов)" ?
    2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен